Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 37

Тугрылык
Әйттем исә кайттым

Оглавление

(Шаяру)

Бу күзләрем нәрсә караганнар,

Сине генә нигә сайлаганнар?

Күңелемә җайлап урнашкансың,

Башка кызлар анда сыймаганнар.

Дәрәҗәңнән оста файдаландың,

Акыл-хисләремне томаладың.

Карале син, күпме чибәр кызлар,

Начар күзәткәнмен, соң аңладым.

…Юк ла инде, сиңа җитәме соң,

Юри үртәп кенә чагыштырам.

Тирә-якка карап саташтырган

Күзлегемне генә алыштырам.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх