Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 43

Тугрылык
Гадел теләк

Оглавление

Дәгъвам юк ла минем сиңа,

Теләгәнчә яшә, тимим.

Мин сине сагынган кадәр

Сагын гына, шуны телим.

Ике арадагы бушлык

Яңа мәгънә белән тулсын.

Күркәм чагы бергә иде,

Сагышы да уртак булсын!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх