Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 34

Тугрылык
Нигә алай?

Оглавление

Яшьлек китә, туйлар үтә,

Әти-әни бәби көтә.

Канатланып йөри берсе,

Түземлекләр сорый берсе.

Күпме өмет, күпме теләк,

Һәркем өчен бала – терәк.

Әти уйлый: батыр булсын,

Әни уйлый: сабыр булсын.

Лачыннары үсеп җиткән,

Ният һаман үзгә икән –

Әти тели: оя корсын,

Әни тели: янда торсын!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх