Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 26

Тугрылык
Охшаш каршылыклар

Оглавление

Кызык бетә, язмыш тормышыңны

Кайгы-хәсрәт белән тутырса.

Йөрәк туктый, үзәк тамырына

Оешкан кан килеп утырса.

Хисләр ага торган тамырның да

Тромблары була торгандыр.

Сиңа барыр юлым, бәлки, шуңа

Кыя-ташлар белән тулгандыр.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх