Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 36

Тугрылык
Төнге рәнҗү

Оглавление

Бүген тагын ятып карыйм,

Беләм йоклый алмасымны.

Күзгә йокы керә диме

Шаярганда кан басымы?!

Аңа кызык. Минем генә

Хәлем хөрти, җитдиләнде.

Сиңа кабат минем хакта

Ялган хәбәр җиткергәннәр.

Тәрәзәмдә ут булмагач,

Кеше уйлый: «Иртә яткан».

…Хәлләремне белешегез

Мин аунаган караваттан.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх