Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 27

Тугрылык
Сердәш наратлар

Оглавление

Бөдрә чәчле сакчыларым,

Әле исән торасызмы?

Күз карашын мин киләсе

Юл ягына борасызмы?!

Адашмыйча йөри идем

Карап сезгә ераклардан.

Агачлар да җанга якын,

Хуҗаларын яратканда.

Аның өе торган төшне

Төгәл, дөрес күрсәттегез.

Минем кергән-чыкканымны

Сабыр гына күзәттегез.

Бүтән бармам. Сагындырып,

Уйларымда гел яшәгез!

Инде күптән мине көтми,

Үзгәрде бит җиңгәчәгез…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх