Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 33

Тугрылык
Беркатлылык галәмәте

Оглавление

Сиңа әйткән сүзләремнең

Истә тотам һәммәсен дә.

Кайта-кайта уйлыйм хәтта

Иҗек, басым мәгънәсен дә.

Мин, мөгаен, ул чакларда

Кемлегемне онытканмын.

Яши-яши, фикерләрнең

Эчтәлеге тоныкланды.

Безнең бергә булалмасны

Син ул чактук аңлагансың.

Вәгъдә биреп, үз өстеңә

Җаваплылык алмагансың.

Ә мин… болтун, тел бистәсе.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх