Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 35

Тугрылык
Җавабың кирәк

Оглавление

Шулай бар да бетәмени,

Бездән Сөю китәмени?

Кемнәрнеңдер нахак сүзе

Башыбызга җитәмени?!

Кая якты көннәребез?

Җылы, назлы төннәребез?

Вакытлыча булган дисәк,

Корымасмы телләребез.

Телим таулар актарырга,

Шул елларны кайтарырга!

…Соңгы чәчем бөдрәләнә

Олы Сөю хакларына…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх