Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 8

Тугрылык
Илаһи бәйләнеш

Оглавление

Безгә нидер килешмәде,

Хисләр җырга күчмәде.

Алмагачы алып бардым,

Шул булып шул үсмәде.

Матур көчек илтеп бирдем,

Качып китеп югалды.

Хәтта тигез бүлалмадык

Икебез бер юрганны.

Бер яңалык кертеп карыйк,

Сабак алып үткәннән.

Бисмилласыз башлаганбыз,

Алдап булмый күкләрне…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх