Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 12

Тугрылык
Сарана сарылары

Оглавление

Ерактан ук таныйм аны,

Чәчәкләре күгелҗем.

Шул кечкенә «кыңгыраулар»

Алгысыта күңелне.

Казып алам. Суганчалар

Майлы, төче, сарылар.

Сагынганда, синсез үткән

Көн санарга ярыйлар.

Сарана ник сары була?

Ансын белмим, сорама.

Мин үзем бит сине көтеп

Саргаючы сарана…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх