Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 13

Тугрылык
Булуы мөмкин түгел

Оглавление

Сиңа атап, шигырьләрне

Бик күп язганнар икән.

Әйтүеңчә, алар саны

Илледән артып киткән.

Минеке дә зыян итмәс,

Иш янына куш булыр.

Җылы сүзләр сайлап яздым,

Күңелеңә хуш булыр.

Миңа кадәр булганнарын

Бир, укып карыйм әле.

Ниләр тоҗырдылар микән?

Тикшерим, барлыйм әле.

Профаннар бик ишәйде бит,

Буш сүздер әле, баксаң.

Кайтып китәм, минекеннән

Хислерәк шигырь тапсам.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх