Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 7

Тугрылык
Чишмә янында

Оглавление

Мин соң чишмә күрмәгәнме,

Күп җирләр гизмәгәнме?

Унны түгел, йөзне беләм

Мул сулы кизләүләрне.

Ник монсына исем китте,

Нәрсәгә аптырадым?

Саркып кына чыккан суны

Йоттым да калтырандым.

Салкын түгел иде юкса,

Гөл үскән ярларында.

Каушадым мин… көлемсерәп,

Син торгач яннарымда…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх