Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 18

Тугрылык
Мәгънәсе булырмы?

Оглавление

Без өзелдек. Матур гөлне

Кемдер тартты салмак кына.

Чәчкә ягы синдә калды,

Минем өлеш – сабак кына.

Үкенәсең? Инде үзең

Ябыштыру ягын кара.

…Киселгәнне ялгап була,

Әмма ләкин җөе кала.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх