Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 16

Тугрылык
Ур-ра!

Оглавление

Бәхәсләштек, кайсыбызның

Хәтере кыска диеп.

Ядәч сөяге сындырдык,

Йөрсен гел истә диеп.

Озак еллар тарткалаштык,

Җиңалмыйча кем-кемне.

Истә тоту тиеш иде

Икәү танышкан көнне.

Балдак биргәч каушадыңмы,

Кирәк сүзне оныттың.

«Истә» дими алып кидең:

– Ядәч, кызый, мин оттым!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх