Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 2

Тугрылык
Дәртле сәфәр

Оглавление

Буран котырганда чакыр мине,

Көртләр ерып чыгып чабармын.

Бер ымыңны көтеп яшим бит мин,

Сагынудан чәчем чаларып.

Җил-давылда, җәйдә чакыр мине,

Күк күкрәтеп, яңгыр койганда.

Гарасатлар үтү шатлык кына,

Көтеп торган кешең булганда.

Беләм ансын, артык кабалансаң,

Хәвеф-хәтәр хәлләр ихтимал.

Вакытында барып җитә алсаң,

Үз-үзеңә арта ихтирам.

…Мәхәббәткә арта ихтирам!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх