Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 15

Тугрылык
Саклау авыррак шул

Оглавление

Бер кыз белән егет җитәкләшеп

Узып китеп бара янымнан.

Ул кызкайның күрсәң чибәрлеген…

Чәшке туннан, ак шәл ябынган.

Узган-барган һәркем шушы парга

Карап кала туктап, сокланып.

Бу гүзәллек кызыл туйга кадәр

Кала алыр микән сакланып?

Без дә йөрдек, кеше көнләштереп,

Шул чор калка, җанны чеметеп.

Матурларны эзләп табып була,

Саклап булмый… ышан, егетем!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх