Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 4

Тугрылык
Онытырга тырышсаң да

Оглавление

Буран тынмый, карны көрәмиләр,

Җил себереп кабат күмәчәк.

Яшьлек үтте диеп тынычланма,

Төшләреңдә кат-кат киләчәк.

Күрсәтәчәк кылган ялгышларны,

Калкып чыгар ерак балачак.

Сипкел баскан почык борынлы кыз

Гомерлеккә истә калачак!

…Сагыш утларына салачак…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх