Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 10
«Казан дәфтәре»ннән
Бары бер кат…
ОглавлениеДөньяда бәхет мизгелен
Бары бер кат кичердем.
Бар халәтем белән тойдым,
Гомерлеккә исердем.
Күзләреңә бары бер кат,
Бары бер кат багалдым.
Тирән сихер дәрьясында
Шул бәхетне табалдым.
Бары бер кат кулларыңны
Йөрәгемә алалдым.
Күктән көлгән ай шикелле
Кызардым да агардым.
Бары бер кат иреннәрем:
– Сөям… – дип пышылдады.
Син генә хис дулкынына
Нигәдер кушылмадың…
Дөньяда бәхет мизгелен
Бары бер кат кичердем.
Ак томаннарга уралдың,
Эредең, очтың, югалдың… –
Мин мәңгегә исердем.
2003
Казан