Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 19
На сайте Литреса книга снята с продажи.
«Казан дәфтәре»ннән
«Синең күзләреңне күрсәм…»
ОглавлениеСинең күзләреңне күрсәм
коелам да төшәм.
Уй чуала. Баскан җирем
идән, әллә түшәм.
Тирә-юньгә, төнгә-көнгә
исем китми бер дә.
Иң саф сөю хисләремне
йөрәгеңә эрлә…
Һәйкәл кебек басып торам,
эндәшми бер сүз дә.
Әллә нинди сихер, тылсым
бар күк синең күздә.
…Эримен дә бетәм инде,
әйтерсең лә мин – шәм…
Күзләремә бер карасаң
коелам да төшәм.
2004
Казан