Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 20

«Казан дәфтәре»ннән
«Татлы сагышым…»

Оглавление

Татлы сагышым,

Серле табышым.

Әллә язмышым?..

Әллә ялгышым?..


Өнемме?.. Төшем?..

Хөрмә җимешем,

Минем өлешкә

Тигән көмешем.


Бөтен халәтем,

Барлык хәятем,

Син – бердәнберем,

Син – мәхәббәтем!


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх