Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 9

«Казан дәфтәре»ннән
Сине күргән саен…

Оглавление

Сине күргән саен җанда

Бер шигырь бөреләнә.

Тамчы гына булган шатлык

Зурая, эреләнә.


Җилкәмнән тау төшеп китә,

Каурыйдай җиңеләям.

Кысыла бөтен көченә,

Тартыла күңел җәям.


Шул чагында, кош шикелле,

Эх, бер очасы килә.

Сөю тулы яшьләремә

Нидер кушасы килә…


…Сине күргән саен җанда

Бер чәчәк бәреп чыга.

Гөлчәчәкләргә төренеп,

Шигырь ияреп чыга.


2003

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх