Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 18

«Казан дәфтәре»ннән
Яз җыры

Оглавление

Сөюгә сусаган күңелгә

Ташкындай саф хисләр түгелә.

Серле көч бар сыман,

Йөрәк тә ярсыган,

Бар халәт гөл-назга күмелә.


Мәхәббәт язларга төренгән,

Кыш буе тилмереп йөрелгән.

Җанымда әллә ни,

Әллә-ли, бәллә-ли –

Мәхәббәттер инде. Кем белгән?..


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх