Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 8
«Казан дәфтәре»ннән
Нокта яки… өтер?
ОглавлениеКүз алдыңа китер:
Нокта яки өтер,
Өтер яки нокта… –
Алга ыргыл! Тукта!
Күз алдыңа китер:
Тормышыңа өтер,
Тормышыңа нокта… –
Уйлан! Атла! Тукта!
Мәхәббәткә нокта,
Мәхәббәткә өтер,
Күз алдыңа китер:
Өтер, өтер, өтер…
Калганнары – «туфта»!
2003
Казан