Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 17

«Казан дәфтәре»ннән
«Күктән төшкән йолдыз-җаннар…»

Оглавление

(Кызларга)

Күктән төшкән йолдыз-җаннар,

Кемнең сөйгәннәре сез?

Беләм, беләм, егетләрнең

«Аһ!.. Аһ!..» дигәннәре сез.


Күзләрегез очкын чәчә,

Елмаюлар – ягымлы.

Ихлас, серле көлүегез

Күңелемә кагылды.


Әгәр карашымны алсам,

Тиз югалырсыз кебек.

Якын барып сүз башласам,

Сез оялырсыз кебек.


Тик читтән генә сокланам:

«Тфү-тфү-тфү!..» – күз тимәсен!

Язмыш сезнең тормышларны

Бәхет белән бизәсен!..


Күктән иңгән иң саф җаннар,

Шат күңелле инсаф җаннар,

Тормыш сөйгәннәре – сез…

Беләм, беләм, кемнәрнеңдер

«Сөям!» дигәннәре – сез.


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх