Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 13
«Казан дәфтәре»ннән
«Күзләреңә карарга да…»
ОглавлениеКүзләреңә карарга да
Кыялмыйм –
Әллә нинди оялчан мин,
Хыялый.
Сөю тулы карашымны
Тыялмыйм,
Мәхәббәтле күзләреңнән
Туялмыйм…
Яннан узсаң, уйларымны
Җыялмыйм…
Төштә генә никтер синнән
Оялмыйм.
2003
Казан