Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 5
«Казан дәфтәре»ннән
Кайтыр!
ОглавлениеГамил Афзал истәлегенә
Егерменче йортта
Унҗиденче фатир…
Иртән чыгып китте,
Кичкә тагын кайтыр.
Дусларына гына
Китеп баргандыр ул.
Бу көннәрне озак
Көтеп аргандыр ул.
Күпме янып-көеп,
Өйдә ятты кышын.
Язлар аяк басты,
И күңелкәй, очын!..
Күзләргә нур кунды,
Биткә кан йөгерде.
Иреннәрдә кабат
Елмаю күренде.
Аягына басты:
«Мин яшәргә тиеш…
Мин язарга тиеш,
Әле исән килеш…»
Төннәр буе бүлмә
Ут балкытып янды.
Шагыйрь керфекләрен
Ачы яшьләр сарды.
Каләм, бии-бии,
Ак кәгазьдән чапты.
Кыш буе җыелган
Уй дәрьясы акты.
Ходай бирде сиңа
Талпынырга ирек.
Күз алдында шаулый
Бөре ачкан зирек…
…Иртә белән генә
Чыгып китте өйдән.
Саубуллашып калды
Сары буяу идән…
Дусларына гына
Китеп баргандыр ла.
Сүзләре күп булып,
Кичкә калгандыр ла…
…Егерменче йортта
Унҗиденче фатир…
Кичә чыгып китте,
Бүген
кайтыр,
кайтыр!..
2003
Казан