Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 7
«Казан дәфтәре»ннән
«Чәчләрем дә әз-мәз агаралар…»
ОглавлениеЧәчләрем дә әз-мәз
агаралар,
Ә офыкта күпме
баганалар…
Баганалар саен
бер ел бара.
Гомер үтә, алар
артта кала.
Чыбыклары – көннәр,
төрле-төрле…
Безне тарта күкме,
әллә җирме?..
…Офык читләре дә
агаралар.
Әле алда күпме
баганалар…
2003
Казан