Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 23
«Казан дәфтәре»ннән
«Күңелләрем мөлдерәмә тулы…»
ОглавлениеКүңелләрем мөлдерәмә тулы,
Мөлдерәмә тулы күңелләрем.
Гамь көнендә гамь кояшы төшкәч,
Яшем түгелмәде.
Мөлдерәмә тулы күңелләрем,
Күңелләрем мөлдерәмә тулы.
Сары киңлек уртасында балкый
Кара басу юлы.
Күңелләрем мөлдерәмә тулы,
Мөлдерәмә тулы күңелләрем.
Ак бәхетләр янда гына йөргән, –
Шуны да белмәдем.
Мөлдерәмә тулы күңелләрем,
Күңелләрем мөлдерәмә тулы.
Юлдан сабыр гына атлап киләм,
Көтеп яратуны.
2004
Казан