Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 32
«Казан дәфтәре»ннән
Гашыйк
ОглавлениеИләсләнеп йөри болында,
Ромашкалар аның кулында.
Үзе җырлый… Әллә… елыймы?..
Күккә карап, нидер сорыймы?..
«Ромашкалар сөя идең бит,
«Мин яратам!» – дия идең бит…
Өзгәч корый таҗлы гөлләрем –
Нигә, тормыш, газап теләдең?..»
Анда бара, монда бәрелә,
Эзләреннән нур күтәрелә.
Каян килгән?.. Нигә?.. Адашкан?..
Әллә инде акылдан шашкан?..
«Бу болында безнең эзләр бар,
Чәчәкләрдә синең күзләр бар.
Тик тоялмыйм гөлләр җылысын –
Нигә, тормыш, һаман сыныйсың?..»
Ромашкалар җыйган бер кочак,
Зәңгәр күктә кызу ут-учак…
Берәү йөри гөлле болында,
Ромашкалар аның кулында:
«Сары күздә сары сагыш бар,
Ак таҗларда бәхет, язмыш бар.
Ромашкалар җыеп юанам,
Сагышымнан кайчан уянам?»
2004
Казан