Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 34

«Казан дәфтәре»ннән
«Болай булмас чүлдә дә…»

Оглавление

Болай булмас чүлдә дә…

Җәйге эссе челләдә

Туңдырма ашый кызлар.

Йөрәгем ярсый, кызлар!..


Йөрәгем ярсулары!..

Әйтерсең кар сулары –

Басмас туңдырма гына.

Җанга кундырма гына

Туңдырманың туңнарын.

Тыңла йөрәк моңнарын,

Күңел кылы чыңнарын…


Җәйге эссе челләдә

Язлар белән чирлә дә,

Ничек тик ятмак кирәк?!

Ярсып сикерә йөрәк…


…Туңдырма ашый кызлар.

Йөрәгем ярсый, кызлар!..

Басмас туңдырма гына…

Басмас туңдырма гына…


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх