Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 43

«Казан дәфтәре»ннән
«Тәрәзә төбендә песнәкләр…»

Оглавление

Тәрәзә төбендә песнәкләр

Чыркылдый көлешә-көлешә.

Күңелем сөюгә уралган, –

Ә тышта кар ишә, кар ишә…


Кошларга җим сиптем. Аларга

Сөенү, шатлану килешә.

Уйларым язларда чуалган, –

Ә тышта кар ишә, кар ишә…


Песнәкләр тәрәзгә чиртәләр,

«Ай, рәхмәт!» – диешә-диешә.

Йөрәгем ялкынга чорналган, –

Ә тышта кар ишә, кар ишә…


…Песнәкләр юк инде. Тәрәздә

Шук кояш нурлары биешә…

Йөрәгем бушлыкта югалган, –

Күңелдә кар ишә, кар ишә…


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх