Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 31

«Казан дәфтәре»ннән
Синсез яшәү

Оглавление

Синсез яшәү бик тә авыр миңа,

Көнем моңсу, төнем караңгы.

Күңел яшем учка тамган чакта,

Кем дәвалар йөрәк ярамны?


Синсез яшәү бик тә авыр миңа,

Җанда сагыш-гамьнәр өеме.

Ак болытлар күмгән ак офыкта

Билгесезлек, томан төене.


Синсез яшәү бик тә авыр миңа,

Үзем генә беләм хәлемне.

Юлларымда килеп чыгарсыңмы,

Иңгә салып бәхет шәлеңне?..


2004

Такталачык – Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх