Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 36
«Казан дәфтәре»ннән
Соңгы яфрак
Оглавление(Көзге җыр)
Сары көзнең моңсу-уйчан җиле
Яфракларда сары фал ачкан.
Ак каеным бүген боек кына –
Соңгы яфрак елый агачта.
Өзелде дә төште соңгы яфрак,
Ак каенда сагыш сизелде.
Бар хыялым чәлпәрәмә килде,
Өметләрем сүнде, өзелде.
Җилфер-җилфер килә соңгы яфрак
Сагышларга чумган иртәдә.
Ак каеным бүген боек кына –
Күңлем елый, күңлем үртәлә.
Соңгы яфрак җилләр белән китте,
Өметләнеп көзләр таңына.
Ак каеным бүген бер сүз дәшми –
Көзләр иңде минем җаныма.
Өзелде дә төште соңгы яфрак,
Ак каенда сагыш сизелде.
Бар хыялым чәлпәрәмә килде,
Өметләрем сүнде, өзелде.
2004
Казан