Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 25

«Казан дәфтәре»ннән
Без карт идек…

Оглавление

Без яшь идек…

Лилия Гыйбадуллина

Без карт идек…

Сүлпән кояш идек,

Кышкы ак кар,

Туңган боз идек.

Япь-яшь кызлар,

Мәхәббәтле кызлар

Гашыйк итте,

Шуңа бозылдык.


Без карт идек…

Хәзер без яшь инде,

Күңел чыклы,

Күңел чыланган.

Егетләрдәй очып

Чыгып киттек

«Картлык» дигән

Кара чоланнан.


Без карт идек…

Хәзер без яшь инде,

Йөрәк сөя,

Йөрәк сөелә.

Яшь кызларның

Җылы кочагында

Картлыкның да

Башы иелә.


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх