Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 33

«Казан дәфтәре»ннән
Кызыл алма

Оглавление

Кызыл алма кулларыңда –

Кайнар кояш шикелле.

Шул алмаңны миңа суздың –

Йөрәк шашты, сикерде.


Битләрең дә алма кебек –

Тулып пешкән, кызарган.

Күңелеңә язлар килгән,

Бозлы кыллар кузгалган.


Елмаясың да көләсең,

Син язның үзе кебек.

Кызыл алмаң, серле алмаң

Күңелең күзе кебек.


Кулларыңда кызыл алма –

Ул синең ут-йөрәктер.

Тулы бәхет өчен минем

Йөрәк кенә кирәктер.


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх