Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 39
«Казан дәфтәре»ннән
Мин бәхетнең өске катында
ОглавлениеЗәңгәр күкнең упкын-дулкынында
Тургай булып җаным атына.
Кайда, диеп мине сорамагыз –
Мин бәхетнең өске катында.
Бар йөрәгем кубарылып тибә,
Мәхәббәткә күңел талпына.
Әллә кайда диеп уйламагыз –
Мин сөюнең өске катында.
Әллә кайда түгел, монда гына,
Мин хыялның уйнак атында.
Әйдә бергә, сез дә соңламагыз –
Мин хыялның өске катында.
Ак болыттай ак уйларга чумып
Басып торам дөнья чатында.
Кая китте, диеп сорамагыз –
Мин яшәүнең өске катында.
2004
Казан
Автор шигырьләре
Айгөл Нәбиуллина укуында