Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 44

«Казан дәфтәре»ннән
«Керләнгән күңелне…»

Оглавление

Керләнгән күңелне

Пакьләргә теләпме,

Акларга теләпме

Битараф йөрәкне…

Кар ява ничә көн,

Кар ява атналар…

Гөнаһсыз дәверләр

Кар булып кайталар.


Тутыккан кылларга

Чиртергә теләпме,

Җандагы төерне

Тамакка терәпме…

Кар ява ничә көн,

Кар ява атналар…

Илаһи көн җирдә,

Илаһи тантана!..


Таш бәгырь өстенә

Әфсеннәр көйләпме,

Ап-ак кар йөрәктә

Ак ялкын көйрәтте…

Үткәннән иң садә

Мизгелләр кайталар…

Кар ява ничә көн,

Кар ява атналар…


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх