Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 46

«Казан дәфтәре»ннән
Илдар абый

Оглавление

Халык шагыйре,

остазым Илдар Юзеев истәлегенә

Күңелләрне телеп төшә,

Йөрәкләрне мең яралый

Синең юклык, салкын бушлык,

Илдар абый, Илдар абый…


Ап-ак кышның моңлы көне.

Бөтен җаным гамьгә тарый.

Синсез авыр. Карлар явар,

Илдар абый, Илдар абый…


Әнә дымлы тәрәзәдән

Моңсу итеп кояш карый.

Ул да сине сагынадыр,

Илдар абый, Илдар абый…


…Язлар җитәр, карлар китәр,

Тамчы тамар бертуктамый.

Күзем яшьле. Кемдер дәште:

«Илдар абый, Илдар абый…»


Яфрак булып шыбырдашкан

Гомерләрне еллар саный…

Кол Галидәй басып тора

Илдар абый, Илдар абый…


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх