Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 48
«Казан дәфтәре»ннән
Хаос
ОглавлениеБашым тулы очы чыкмас уйлар.
Күзне йомам. Алда – караңгылык.
Тонык шәүлә яткан көн өстенә,
Нигә шулай, нигә караңгы нык?..
Кабызыгыз утны, кабызыгыз,
Кая кояш, кая ай гынам?..
Йолдызлар да сүнеп беткән мәллә? –
Караңгыда ялгыз кайгырам.
Кычкырамын, кайнар яшем тама
Салкын хаос, бушлык эченә.
Тавышымнан үз колагым тона,
Тартылса да кыл бар көченә.
Үзәкләрем өзелергә җитте,
Кабер кебек тып-тын, караңгы.
Берәр вакыт, дөм пәрдәсен ертып,
Сыңар йолдыз гына карармы?..
Башым тулы очы чыкмас уйлар…
Шәүлә яткан көнем өстенә.
Кичә янган кояш, йолдызларга
Төн сихерен кем соң өстерә?..
Күзне йомам. Алда – караңгылык…
Бер шырпы сыз бушлык эченә.
Ачынудан бәгырь, күңел сына,
Тартылса да җан бар көченә.
2004
Казан