Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 54

«Казан дәфтәре»ннән
«Кояш кунган күзләреңә…»

Оглавление

Кояш кунган күзләреңә

Тутырып бер карыйм әле.

Яшәү моңы дәрьясыннан

Җаныма тын алыйм әле.


Синең күзләр Чулман кебек –

Иксез-чиксез, тирән-тирән.

Алсу таңнар яктысында

Бәхетемә якын киләм…


Гәрәбәдәй күзләреңдә

Ак болытлар агып бара…

Шул болытлар икебезне

Киләчәккә алып бара…


…Мөлдерәмә ике караш –

Җанның җанга кагылышы…

Күзләреңдә – минем күзләр,

Карашымда…

Синең күзләр чагылышы.


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх