Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 51
«Казан дәфтәре»ннән
Чуен Гәрәй малае
ОглавлениеМәгъсүм Гәрәевкә
Аслы-өсле заманасы,
Бар ярлысы, бар бае…
Дусларга, шәкертләргә бай
Чуен Гәрәй малае…
Зәңгәр күкнең кояшы бар,
Серле төннең ак ае…
Әллә каян балкып килә
Чуен Гәрәй малае.
Бөтен җирне айкап чыккан
Гади татар агае…
Гел кешеләр арасында
Чуен Гәрәй малае.
Дөнья көткән ир-атларның
Бар чанасы, бар тае…
Кулда – каләм, җанда – ялкын –
Чуен Гәрәй малае.
Гомер булгач була инде
Алае да болае…
Җиде – җитмеш арасында
Мәгъсүм Гәрәй малае.
2005
Казан