Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 66

«Казан дәфтәре»ннән
Якты тавыш

Оглавление

Иртән тордым. Нидер җырлый кебек,

Нидер чыңлый кебек күңелемдә.

Моң-сагыштан мөлдерәмә күңел

Әзер тора ташып түгелергә.


Оча гына, шаша гына җаным…

Шул тавышка ятып эриме?..

Серле чыңнар-җырлар арасында

Бер күбәләк булып йөриме?..


Рәхәт шундый… Бәхет сөенече

Оялаган күңел эченә.

Моң-сихергә кереп барган саен,

Мин ышанам сөю көченә.


Якты тавыш, якын тавыш килә,

Таныш та ул тавыш, түгел дә… –

Күктән иңгән кояш тамчысыдай

Синең тавыш чыңлый күңелдә.


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх