Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 69

«Казан дәфтәре»ннән
Синең күзләр

Оглавление

Якты коңгырт күзләр,

Мин табынган күзләр.

Күктә йолдыз булып

Төн кабынган күзләр.


Бәхет сөенече

Гел агылган күзләр.

Өмет чаткылары –

Нур кагылган күзләр.


Күзләреңне күреп,

Мең абынган сүзләр…

Җаным аша карый

Мин сагынган күзләр.


Якты коңгырт күзләр,

Моң чагылган күзләр…


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх