Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 71
«Казан дәфтәре»ннән
Синсез төн
ОглавлениеСөю-назга әлсерәгән җаным
Сулып, кибеп, корып торган иде.
Ә өстемдә синең җылың калган,
Тәнең тәме калган юрган иде.
Синсез үткән айлы төннәр күпме,
Йомшак сагыз булып сузылган өн.
Ак каеннар шаярышып торган
Тәрәзәгә карап узылган көн.
Җитмәс иде бер кап кәгазь бите
Ничек сагынуымны җиткерергә.
Күз алдымда гына хыял чите –
Шәмем дә юк карап йөткерергә.
Йөткерергә, куып таратырга
Ак юл буйлап киткән вакыт җебен.
Тар тынлыкны бозып-бозып ала
Тар бүлмәдә кунаклаган чебен.
Түбәләрдән җәйге тамчы тама –
Агып беталмаган яңгырдан соң.
Моңсулыкка чумган синсезлекне
Бу төннәргә кемнәр чакырган соң?..
Төнне кисеп яңа кояш чыга,
Парлыларга гына ышык анда…
Ярый әле, җылы юрганың бар
Ялгыз төннәремне ышыкларга.
2005
Казан