Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 84
«Казан дәфтәре»ннән
Тукай кайта!
ОглавлениеЯзлар белән күңелләргә Тукай кайта,
Пар атларда Казанына килгән кебек…
Бөтен халык телсез калып карап тора,
Бар кайгысын, мәшәкатен җиңгән кебек…
Каеннарда берәм-берәм бөре төртә,
Күңелләрдән саркып чыккан хисләр кебек…
Шигъри ямьне, пәйгамбәрне көткән чакта,
Сизгер йөрәк түзмәс, әллә нишләр кебек…
«Пар атларда Тукай кайта!..
Тукай кайта!..» –
Ераклардан балкып торган изге кыйбла.
Иман сызлар…
Имансызлар соң минутта
Тукаеның каршысына килеп егыла.
2006
Казан