Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 85
«Казан дәфтәре»ннән
Югыйсә…
ОглавлениеТышта суык җилләр исә,
Күңелемне кисә-кисә.
Хәтеремдә: әле кичә
Алай түгел иде югыйсә.
Дөнья кайный, дөнья шаулый,
Нигә шунда шартлап аумый,
Көмәннәрен җилгә атып,
Ап-ак каен – ап-ак хатын.
Нигә шунда чәчелмиләр,
Ник кара тәре элмиләр,
Мөһер сугып булачакка…
Утын атам ут-учакка…
Ялкыныма кош коела,
Канатланган яңгыр булып.
Уяныла, мең оела…
Йөрәк тибә сулык-сулык.
Нечкә күңел – скрипка,
Килербезме юньгә-ипкә?..
Җилләр исә, җанны кисә,
Алай түгел иде югыйсә…
2006
Казан