Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 78
«Казан дәфтәре»ннән
Скрипка
ОглавлениеКүңелләрне теләсең бит,
Син үзең дә беләсең бит
Җанга ничек чирткәнеңне.
Сине ничек көткәнемне
Сизәсең лә, тоясың ла…
Скрипка, скрипка,
Бар кайгымны коясың ла!..
Чегәннәрнең тирмәләре,
Кызларының бирнәләре,
Шартлап янган учаклары,
Утта курган борчаклары
Искә төшә бер-бер артлы…
Скрипка, скрипка,
Синең моңың бер мең катлы!..
Иоганның2 кызулары,
Әрнетепләр сызулары
Йөрәкләрне уйнаттыра,
Гомер юлын уйлаттыра, –
Якын затмы, әллә ятмы…
Скрипка, скрипка,
Бер ишетү – бер мең шатлык!..
Яшь гүзәлнең сине кочып,
Нәзек кулы белән кысып
Уйнаулары күккә илтә.
Сөю иңә көлтә-көлтә –
Шыбырдашкан тамчы чыңы.
Скрипка, скрипка,
Син – әкият, чынның чыны!..
Бабамнарның пулатлары,
Яуга чапкан көр атлары,
Әбиемнең кул болгавы,
Кылларымда мең уйнавы,
Төнне ялгап, таң аттыра.
Скрипка, скрипка,
Мең сөйдертә, мең тилертә,
Мең көйдертә, яраттыра!..
2006
Казан
2
Иоганн Себастьян Бах.