Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 72

«Казан дәфтәре»ннән
И Мостай…

Оглавление

Мостай Кәрим истәлегенә

И Мостай, Мостай идең…

Ут уйнаткан тай идең.

Ике туган арасында

Мәңге сүнмәс ай идең…


И Мостай, Мостай идең…

Син көчле, ыспай идең.

Татарны да, башкортны да

Дуслыкка кыстай идең…


И Мостай, Мостай идең…

Син бәхетле, бай идең.

«Озын-озак балачак»тан

Үр менгән коштай идең…


И Мостай, Мостай идең…


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх