Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 76
«Казан дәфтәре»ннән
Гасырда фасыллар буталган…
ОглавлениеГасырда фасыллар буталган,
Болганган ассорти диярсең.
Ак кышта гөрләвек акканда,
Эх, эшләр бик хөрти, диярсең.
Җәйләрдә яфраклар коелса,
Кар яуса, үз-үзен белешми…
Бу дөнья ни кылмас, ни булмас –
Күп сорау…
Аптырау килешми.
Көзләргә күзлегеп, гөл туса,
Чәчәккә төренсә ахырда.
Уйлыйсың: алтынга әйләнә
Сандалда кургаш та, бакыр да…
Гасырда фасыллар буталган,
Беләмсең, без кая барганны?!
Хыяллар тормышка яралды –
Хак итеп ясадык ялганны.
2005
Казан