Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 70
«Казан дәфтәре»ннән
Ул яз безнең өчен генә…
ОглавлениеКичералсаң кичер, зинһар,
Үпкәләмә, сөйгәнем.
Мин сиңа бүләк итәрмен
Язның менә дигәнен.
Ул яз ямьле, озын булыр,
Гөлләр белән уралыр.
Икәү генә булган чакта,
Мәшәкатьләр югалыр.
Күктә генә очарбыз ла,
Тургай янәшәсендә.
Бәхет булып тирбәлербез
Ак хыял рәшәсендә.
Кулларыбыз кулда булыр,
Иңебез иңдә булыр.
Мәхәббәтнең иң зурысы
Синдә һәм миндә булыр.
Яшәрбез тоеп сөюнең
Наз-иркә көчен генә.
Ул яз безнең өчен генә,
Икебез өчен генә.
2005
Казан